Уссурийски мөселманнары мәчет төзү мәшәкатьләре белән йөри. Әлегә төзелеш эшләре ял көннәрендә генә бара. Мәчет төзелеше өчен янып-көеп йөргән кешеләр төзелештә үзләре көч куя. Алар арасында төрле һөнәр вәкилләре, төрле яшьтәге мөселманнар бар. Төзелештә үзе катнаша алмаганнар да читтә калмый – төзелеш материаллары булса да алып киләләр.
Мәчет тулысынча мөселманнар көче белән аякка бастырыла. Финанс чыгымнарын да, төзүчеләр өчен түләүне дә, документлар җыюны да алар үз өсләренә алган.
Аллаһ йорты шәһәр читендә урнашачак. Аңа беренче нигез ташы үткән елның көзендә салынган иде. Җирле дини оешма рәисе Габденазар Саттаров сүзләренчә, төзелеш вакыты 2012 елда төгәлләнә. Аңа кадәр мәчетне ничек тә аякка бастырырга кирәк.
Бүгенгә мәчетнең төп бинасы әзерләнеп килә. Анда намаз уку бүлмәләре һәм уку класслары урнашачак. Хатын-кызлар өчен аерым намаз уку бүлмәсе проектта каралмаган. Алар өчен махсус лоджия булдырылачак. Мәчеттә берьюлы 510 кеше гыйбадәт кыла алачак, дип хәбәр итә «Новости Владивостока» сайты.
Бу мәчет Владивосток өлкәсендәге икенче мәчет булачак. Беренчесе – Находка шәһәрендә урнашкан.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар