Россиядә моңарчы күрелмәгән эсселек. Һава температурасы югары булу сәбәпле, корылык, урман янгыннары дәвам итә. Бу уңайдан Россия Мөфтиләр шурасы илдә яшәүче барлык мөселманнарга да мөрәҗәгать белән чыкты. Мөрәҗәгатьтә ислам динен тотучыларга яңгыр һәм җиңеллек сорап дога-намазлар укырга тәкъдим ителә.
«Көннәрнең бик эссе торуы, корылык, урман янгыннары нәтиҗәсендә илдә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Корылык нәтиҗәсендә авыл хезмәтчәннәре зыян күрә, ә урман янгыннарыннан кешеләр һәлак була. Әлеге авыр һәм катлаулы вакытта Аллаһы Тәгаләдән яңгыр, хәлнең бераз булса да җиңеләюен сорап, догалар укыйк», - диелгән әлеге мөрәҗәгатьтә.
Мөфтиләр шурасы урман янгыннарыннан зыян күрүчеләргә ярдәм оештырырга да тәкъдим итә. Бүген янгын нәтиҗәсендә 52 кеше үлгән, ә 2000нән артык гаилә йортсыз-җирсез калган. Аларга ярдәм итәргә теләүчеләр Мөфтиләр шурасының Социаль-хәйрия һәм агарту департаментына мөрәҗәгать итә ала. Тел.: 8(495) 684-31-98.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар