Кабарда-Балкар республикасында илдәге иң эре Ислам үзәге булырга тора. Әлеге үзәккә 5 мең кешегә исәпләнгән зур мәчет, тулай тораклы, спорт комплекслы Казказ Ислам университеты, Кабарда-Балкар мөселманнар Диния нәзарәте бинасы керәчәк. Ислам үзәге өчен Нальчик шәһәрендә 5 гектар җир инде бүлеп бирелгән. Ул Таман дивизиясе урамында урнашкан, дип хәбәр итә SkNews сайты.
«Хәзер проектлау эше бара. Декабрьдә ислам үзәгенең проекты җитәкчелеккә тәкъдим ителәчәк», - ди республика мөфтие Әнәс Пшихачев. Кавказда монды ислам үзәге төзү турындагы сүзләр үткән ел ук йөри башлаган иде. Төньяк Кавказ мөфтиенең Россия Президенты Дмитрий Медведев белән очрашуы вакытында да бу турыда килешенгән иде.
Ислам үзәге төзү буенча чыгымнарны Кабарда-Балкар республикасы каплаячак. Бу турыда республика башлыгы Арсен Каноков хәбәр итте. Елга буенча урнашкан әлеге Ислам үзәге берничә ел эчендә төзелеп бетеп, мөселманнарга хезмәт итә башлаячак, дип вәгъдә итә төзүчеләр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар