Күргәзмәдә хәләл медицина хезмәтләре дә тәкъдим ителде. Аларның саны әлегә күп түгел. Әмма илдә мөселманнар саны артуны исәпкә алганда, мондый төр хезмәтләрнең киләчәге зур. Күргәзмәдә шулай ук дини әдәбият, төрле сувенирлар, ислам атрибутикасын да табарга була.
Күргәзмәне ачу тантанасында Башкортстан мөселманнар Диния нәзарәте вәкилләре, Диния нәзарәте карамагындагы «Хәләл» комитеты хезмәткәрләре, рәсми кунаклар катнашты. Ачылу тантанасыннан соң күргәзмә-ярминкә үтә торган мәйданда бәйрәм концерты булды. Ә көннең икенче яртысында хәләл җитештерүчеләр сертификация комитеты вәкилләре катнашында семинар-киңәшмә үтте.
Сүз уңаеннан, Башкортстанда хәләл эшләнмәләр җитештерү елдан-ел арта бара. Хәләл азык-төлек мөселманнар арасында гына түгел, ә башка дин вәкилләре арасында да популяр. Әйтергә кирәк, I Хәләл продукция күргәзмә-ярминкәсе Башкортстанда быелның мартында үткәрелгән иде. Ул күргәзмә Дүртөйледә оештырылды. Алдагы III Хәләл продукция күргәзмә-ярминкәсе Уфада үтәчәк, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар