Мәктәп директоры Галләмов Нәфис үзе дә динне хөрмәт итүче мөселман. Үз карамагындагы малайлар белән «Сөләйман» мәчетенә еш йөри, дини оешмалар белән уңышлы хезмәттәшлеге өчен ул Согуд Гарәпстаны короле чакыруы буенча Хаҗда да булып кайтты. Бүген мәктәптән 12 малай даими рәвештә мәчеткә килә. Аларны җомга, тәравих намазларында, ифтар мәҗлесләрендә очратырга мөмкин.
Бүген «Сөләйман» мәчетеннән Мәликә ханым Гыйльметдинова җитәкчелегендәге делегация тәрбиягә авыр бирелүче балалар укый торган махсус мәктәпкә дини китаплар тапшырып кайтты. «Сад» нәшрияты чыгарган 300 басма мәктәп китапханәсен сизелерлек баетты. Әлеге китаплар арасында балалалар өчен чыгарылган китаплардан алып, җитди дини басмаларга кадәр бар. Аларны балалар теләсә кайсы вакытта китапханәдән алып укый ала. Димәк, хәзер малайлар күп кенә дини сорауларга җавапны үзләре үк эзләп таба алачак.
Әлеге акция Рамазан ае башлану уңаеннан оештырылган иде. Изге айда балаларны дингә тагын да якынайту максатыннан башкарылган эшнең нәтиҗәләре, һичшиксез, булмыйча калмас, ди бу чараны оештыручылар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар