6 августта Казан Мэриясендәге махсус комиссия башкаладагы видео таблоларында тапшырылачак социаль роликларны карады. Әлеге роликлар барысы да диннәр һәм халыклар дуслыгына багышланган. Аларның авторы - Роман Насыйбуллин.
Комиссия карамагына 20 ролик тәкъдим ителгән иде. Алар барысы да 10-15 секунд дәвам итә. Комиссия әгъзалары әлеге нәни фильмнарны биш баллы шкала ярдәмендә бәяләде.
Диннәр һәм халыклар дуслыгы бик четрекле мәсьәлә. Биредә хата ясарга ярамый. Шуңа күрә комиссиядә утыручылар фильмнарны җентекләп тикшерде, аларның һәрберсе уңаеннан үз киңәшләрен җиткерде. Клиплар арасында дин мәсьәләсенә караганнары да бар. Мисал өчен, кайбер роликларда Коръән һәм Инҗилдән өземтәләр китерелә. Әлеге клиплар комиссия әгъзаларына ошады. Әмма клипка Изге китапларның үзләрен дә кертергә дигән нәтиҗәгә киленде.
«Әлеге социаль видео роликлар шундый итеп ясалган ки, алар сиңа төгәл җавапны бирми. Алар кешене уйланырга, эзләнергә этәрә», - диде бу уңайдан комиссия әгъзасе Ирек Арысланов. Әлеге нәни фильмнарны төшерүче Раман Насыйбуллин сүзләренчә, 15 секундлык кына тирән мәгънәле ролик ясау бик авыр эш. «Без фильмнарны күзгә ташлана торган, ачык, истә калырдай итеп эшләргә тырыштык», - диде ул.
Социаль роликлар тикшерү буенча комиссия беренче тапкыр җыелган иде. Аның составына Казан Мэриясе вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, дин вәкилләре, журналистлар кертелде. 20 ролик арасыннан иң яхшылары «Корстон» һәм «Мега» сәүдә үзәкләре янында күрсәтеләчәк. Казан Мэриясенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Расих Фәсхетдинов сүзләренчә, роликлар әле тиз арада халыкка тәкъдим ителмәячәк. Башта халык арасында сораштыру үткәрү кирәк, диде бу уңайдан Расих әфәнде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар