Никахларын теркәргә теләүчеләрнең саны бик күп булу сәбәпле, кайбер ЗАГСларда хәзер җомга һәм шимбәдән кала, ял көннәрендә дә язылышырга була. Казанның Үзәк ЗАГСы исә башкаланың бер сәүдә-күңел ачу комплексында үз филиалын аып җибәрде. Яшьләрне бер бинада гына язылыштырып бетереп булмый. «Гаилә корырга теләүче бик күп. Рамазанга кадәр туй итеп калырга теләүчеләр чиратны кичтән үк алып куялар. Чиратны югалтмас өчен ЗАГС ишеге төбендә генә кунып калучылар да булды. Атна ахырында без 162ләп парны өйләнештерәбез. Бу гадәттәгедән 3 тапкырга күбрәк», - диләр Үзәк ЗАГСта.
Чаллыда да өйләнешергә теләүчеләр бик күп икән. Биредә дә ЗАГСның филиалын ачып җибәргәннәр. Ул шәһәрдәге музей бинасында эшли. Әмма барыбер чират алып кую бик мәшәкатьле эш булып кала бирә. Шуңа күрә яшь парлар Лилия белән Илһам Минзәләгә барып язылышырга булган. Язылышу Минзәләдә булса да, туйның үзен Чаллыда ясаганнар.
Сүз уңаеннан, быел Рамазан ае 11 августта башлана. Исламда Рамазан аенда өйләнешү тыелмаган. Әмма яшьләр барыбер изге айда өйләнешүне никтер кулай күрми.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде