Татарстан мөселманнар Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге башлыгы Габдрәшит хәзрәт Закиров сүзләренчә, быел республика мәчетләрендә оештырылган мөселман лагерларында 5600дән артык бала ял иткән, ислам нигезләре өйрәнгән. Бу - дүрт ел эчендә иң зур күрсәткеч. Чагыштыру өчен: үткән ел мәчетләрдәге мөселман лагерьларында 4055 кеше ял иткән. 2007 һәм 2008 елларда бу сан 4400 һәм 5150не тәшкил итә.
Быел Татарстан буенча 134 мөселман лагере эшләгән. Аларның кайберләрендә балалар ике яки өч сменада ял иткән. Ял аланнарының күбесе көндезләрен генә эшли. чөнки мәчетләрдә балаларны йоклату, алар өчен тиешле шартлар тудыру мөмкинлеге юк. Арада тулы канлы җәйге лагерь булып оешканнары да җитәрлек. Алар яки үзләрендә тиешле шартларны тудыра, яки берәр лагерь базасын арендага алып тора.
Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча быел мөселман лагерьлары оештыруда районнар да активлык күрсәткән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар