Диния нәзарәтендә ураза мәсьәләләре хәл ителде

Бүген Татарстан Диния нәзарәте Президиумы утырышы узды. Мөфти резиденциясендә барган ул утырыш Рамазанга багышланган иде. Мөселманнарга Рамазан аенда ураза тоту фарыз. Аллаһы Тәгалә беркемне

БӘЙЛЕ
2010 Авг 05

Бүген Татарстан Диния нәзарәте Президиумы утырышы узды. Мөфти резиденциясендә барган ул утырыш Рамазанга багышланган иде.

Мөселманнарга Рамазан аенда ураза тоту фарыз. Аллаһы Тәгалә беркемне дә мәҗбүриләми: бик карт кешеләрне уразадан азат итә, көмәнле, бала имезүче хатыннарны һәм ашказаны-эчәк, шикәр авыруы, гомумән, кичекмәстән дару, су, ризык кулланырга тиешле башка авырулары булганнар Рамазан аенда ураза тотмаса да була. Авыруы беткәч, мөмкинлеге чыгу белән, ул кешеләр уразаны тотарга тиешле. Ураза тотудан куркып калганнар бар, ләкин ул куркыныч эш түгел, 3 көн булса да ураза тотып карарга кирәк. Әгәр авыруың көчәя икән, уразаны кичектереп, сәламәтләнгәч тотарга була.

Күзәтелгәнчә, ураза ае һәр елны 12 көнгә алгарак күчә барып, 33 ел саен календарьда бер «әйләнеш» уза. Шул рәвешле, 100 яшькә җитеп баручылар гомерләрендә 3 тапкыр елның бер үк вакытында ураза аенда яши алган була. «Мин үзем 2 тапкыр шулай яшим», - дип белдерде утырыштан соң журналистлар белән очрашкан ТР Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакый.

Быел ураза 11 августта башлана. «Аллаһы Тәгалә безгә бәрәкәт иңдерсә, ураза аенда җиребезгә шифалы яңгырларын яудырса иде – уразага кергәч барлык мөселманнар шуны сорап дога кылачак. Шуны әйтим: диндарлар чын күңелдән сорагач, 5-8 минут кына булса да яңгыр яумый калмый. Аллаһыга табыну, аңа ихласлык белән ышаныч баглау, аннан үтенеп сорау, динле яшәү зарур. Шулай булганда, Аллаһы ярдәменнән ташламас дип ышанам», - диде мөфти. Аның сүзләренчә, Ураза гаете көне сентябрь ае башында Төркия, Согуд Гарәбстаны кебек илләр белән элемтәгә кергәннән соң билгеләнәчәк.

Рамазан ае быел эссе көннәргә туры килә, алдагы елларда тагын да эссерәк вакытта һәм, көннәрнең озын чорына туры килгәнгә, ураза тагын да озынрак булачак. Эссе булганга, диндарларга шуны әйтергә кирәк: уразаның баштагы 3 көнендә организмга бик авыр булса һәм сәламәтлекләре какшаса, уразаны башка вакытка калдырырга, дип киңәш ителә. Әгәр кеше теге яки бу сәбәптән уразасын бөтенләй тота алмаса, ярлыларга, мохтаҗларга сәхәр һәм авыз ачканда 1 тәүлек ризык суммасы күләмендә – 150 сум исәбеннән садака бирә яисә мохтаҗларны җыеп авыз ачтырта ала. Президиум утырышында кабул ителгәнчә, быел фитр сәдакасы – 50 сум, фидия – 150 сум, дип яза «Татар-информ».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе