Мөселман илләре стандартлары һәм метрологиясе институтының беренче утырышы Әнкара шәһәрендә үтте. ИКОның генераль секретаре Камалетдин Инсаноглы үзенең чыгышында әлеге институт төрле илләрдәге хәләл стандартларын бер калыпка салу, аларны һәр мөселман дәүләте белән килештерү эшләрен алып барачак, дип белдерде. Бердәм хәләл стандартлары булдыру бүген бик кирәк. Аның хокукый базасы да, эшләү схемасы да камил булырга тиеш. Бу эшнең мөһимлеген Төркиянең Стандартлар институты башлыгы Таһир Бюйюкхельваджигиль да искәртеп үтте.
Үстав буенча институт башта төрле илләрдәге хәләл стандартлаштыру системасын өйрәнәчәк. Гамуми стандартлар булдырганда барлык мөселман илләренең тәҗрибәсе дә искә алыначак. Алга таба әлеге системаны камилләштерү, аның хокукый, материаль базасын эшләү күздә тотыла. Нәтиҗәдә хәләл стандартлары өчен бердәм үлчәү берәмлекләре, бердәм исәпләү системасы эшләнәчәк. Бу бер елда гына эшләнә торган эш түгел. Эш дәвамында шактый финанслар да таләп ителәчәк. Акча мәсьәләсен Ислам конференциясенә кергән илләр бергәләп күтәрер, дип көтелә.
Мондый институт булдыруны Алжир, Марокко, Ливия, Камерун, Мали, Судан, Тунис, Иордания һәм Төркия яклап чыккани булган, дип хәбәр итә «Исламский портал».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана