Моңа кадәр табутта күмү мәҗбүри булганлыктан, мөселманнарның күбесе мәрхүмнәрне туган илләренә алып кайтып җирләгәннәр. Кайбер мәгълүматлар буенча Германиядә яшәүче мөселманнарның 90-95%ы туганнарын башка илдә күмәргә мәҗбүр икән.
Хәер, мөселманнарның канәгатьсезлегенә игътибар итүчеләр дә бар икән. Моннан 15 ел элек Германиядәге федераль җирләрдән иң беренче булып Гамбург мәетләрне табутсыз җирләргә рөхсәт иткән. Тагын берничә шәһәрдә мөселманча күмү оештырырга мөмкин. Җитәкчелек кабул иткән яңа закон исә мөселманнар өчен тагын да зур мөмкинлекләр ача.
Әмма әлеге үзгәрешкә каршы булучылар да бар икән. Күмү мәшәкатьләрен үз өстенә алучы компанияләр табут сату кимемәсме икән, дип борчыла. Шулай ук алар табутсыз күмү мәшәкатьлерәк булачак, дип тә белдергән. Җитәкчелек үз чиратында мондый оешмаларга карап тормаска ниятли. Тиздән әлеге законны Берлин парламенты карап, соңгы сүзне әйтергә тиеш, дип хәбәр итә Lenta.ru сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана