Казан эшкуары ислам мәгарифен үстерергә җыена

Кичә ТР мөселманнар Диния нәзарәтендә хәйриячелек бүлеге башлыгы Илдар хәзрәт Баязитов, мәгариф бүлеге башлыгы Габдерәшит Закиров, матбугат хезмәте башлыгы Әхмәт

БӘЙЛЕ
2010 Авг 05

Кичә ТР мөселманнар Диния нәзарәтендә хәйриячелек бүлеге башлыгы Илдар хәзрәт Баязитов, мәгариф бүлеге башлыгы Габдерәшит Закиров, матбугат хезмәте башлыгы Әхмәт Халиков, Нурлат мөхтәсибәте вәкиле Габдулла хәзрәт, Казан эшкуары Илнур Вәлиев катнашында эшлекле очрашу үтте.

Очрашуда катнашкан эшкуар Илнур Вәлиев тумышы белән Нурлат районыннан. Илнурны туган районында белмәгән кеше юктыр, чөнки ул инде ике ел дәвамында райондагы ислам мәгарифен үстерүдә үзеннән зур өлеш кертә.

Илнур Вәлиев башлангычында Нурлатта ике ел рәттән Коръән укучылар конкурсы үткәрелде. Быел ук конкурс 16 майда булды. Әлеге чара бик зурдан кубып оештырылды. Илнур әфәнде әлеге изге эш өчен акчыны кызганмаган. Җиңүчеләрнең, катнашучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән иде. Шулай ук әлеге яшьләрне ислам нигезләренә өйрәтүче укытучылар да игътибарсыз калмады. Аларга 25 мең сум премияләр тапшырылды. Илнур әфәнде үзе: «Мондый чаралар оештыру миңа чиксез шатлык, рухи канәгатьләнү алып килә», - дип белдерә.

Очрашу вакытында Илнур әфәнде алга таба да ислам мәгарифен үстерү теләге барлыгы турында әйтте. Ул Нурлат районы мәчетләрендәге ислам курсларына ярдәм итәргә җыена. Иганәче укытучыларга ай саен хезмәт хакы да түләп барырга әзер. Шулай ук ул алдагы елга да Коръән укучылар бәйгесе булачак, дип вәгъдә бирә.

Диния нәзарәте вәкилләре Илнур Вәлиевнең ниятләрен хупладылар. Аңа төрлечә ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр.

Әйтергә кирәк, XX гасыр башында танылган сәүдәгәрләр, татар байлары ислам үсешенә төрлечә ярдәм итә торган булган. Рәмиевләр, Апанаевлар, Юнысовлар, Галикәевләр үз акчаларына күпме мәчет-мәдрәсә төзеткән, тулы бер мәхәлләләрне акча белән тәэмин итеп торган. XXI гасыр башында әлеге хәйриячелек хәрәкәтенең яңаруы, эшкуарларыбызның ислам динен үстерүдә ярдәм итүен күрү бик сөенечле хәл.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе