Болгар танымаслык булып үзгәрә

Болгарда төзелеш эшләре тулы көченә бара. Кичә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев биредәге эш барышы белән танышып йөрде. Аның белән бергә

БӘЙЛЕ
2010 Авг 05

27,65 KbБолгарда төзелеш эшләре тулы көченә бара. Кичә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев биредәге эш барышы белән танышып йөрде. Аның белән бергә Болгарга ТР Президенты ярдәмчесе һәм «Яңарыш» фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, мәдәният министры Зилә Вәлиева, РФ яшьләр эшләре, спорт, туризм министры урынбасары Павел Новиков, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, архитектор Сергей Шәкүров, «Татгражданпроект» ДУП генераль директоры Ирек Фәйзуллин да барды. Болгар музей-тыюлыгы директоры Рафаэль Мәхмүтов, Болгарда реставрация эшләренә җитәкчелек иткән Юрий Егорушкин, белгечләр да Казан делегациясен озатып, киңәш-табыш итеп йөрде.

Мәдрәсә, олуг рухани резиденциясен эченә алган Болгар мәчете комплексын М.Шәймиев Икмәк музее белән бергә бәйләп каравын, шуңа күрә, алар бер-берсеннән ерак булмаска тиешлеген белдереп, аларның кайсы урында урнашачагы хакында сүз кузгатты. «Бу бик мөһим, чөнки алар икесе бер-берсен тулыландыра. Икмәк музееннан җил тегермәне калмый. Шуңа күрә, алар кайсы урынга төзелсә уңайлы һәм күңелгә ятышлы килеп чыгасын, матуррак күренәсен без алдан күзалларга, иң отышлы вариантны сайларга тиешбез. Алар исә музей-тыюлык территориясенә керми», - дип искәртте ул. Шулар яныннан цивилизация эзен күрсәтмәс өчен җир аслап сузылачак газ торбалары мәчетнең куркынычсызлык зонасына туры килгәнгә, аны арырак чигерү турында килешенде. Сөйләшү барышында нинди төр торба, тимерчыбык һ.б. куллану кебек мәсьәләнең техник яклары да хәл ителде. Кимендә 2 мең кешегә исәпләнгән чатыр лагерь-шәһәрчек урыны да тәгаенләнде.

Идел Болгарстанының 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүе истәлегенә корылачак һәйкәл-корылманың инде нигезе турысында тирән чокыр казылып, аңа бетон катнашма җәелә, эшчеләр шуның белән мәшгуль иде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Болгар тарихын күрсәтәчәк музей комплексын эченә алачак һәм 105 метрлы причаллы елга вокзалы бинасы 5 катлы булып, һәр ярус аерым фундаментка утыртылыр дип ниятләнә. Дәүләт делегациясе килгәндә елга яры казылып, төзелеш эше башланган иде. М.Шәймиев: «Бу объектлар музей-тыюлыкка керә. Елга вокзалы объекты гадиләрдән түгел. Бик уйлап эш итик, ләкин вакытны сузарга ярамый: темпны киметтеңме - эш харап», - дип киңәш итте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе