Пакистанга ярдәм җыялар

Пакыстанны су баса. Илдә туктаусыз көчле яңгырлар яву сәбәпле, елгалар ярларыннан ташып чыккан. Табигый афәттән 1400 кеше һәлак булган. Шулай ук ил буйлап 3 миллионга якын кеше су

БӘЙЛЕ
2010 Авг 04

Пакыстанны су баса. Илдә туктаусыз көчле яңгырлар яву сәбәпле, елгалар ярларыннан ташып чыккан. Табигый афәттән 1400 кеше һәлак булган. Шулай ук ил буйлап 3 миллионга якын кеше су басулардан зыян күргән. Бу гадәттән тыш хәл Пакстан тарихында соңгы 80 елда күрелгән иң зур табигый фаҗига дип исәпләнә.

«Islamic Relief» халыкара хәйрия фонды су басудан зыян күрүчеләр өчен ярдәм әзерли. Хәйриячеләр 2 миллион Британия фунты күләмендә ярдәм җыярга ниятли. Әлеге акчалар йортсыз-җирсез калган кешеләрне су, азык-төлек, дару, торыр урын белән тәэмин итү өчен тотылачак.

Фонд шулай ук гуманитар ярдәм дә җыя. Юрганнар, палаткалар төялгән беренче гуманитар йөк Пакистанга җибәрелгән инде. Әмма халыкка кирәкле әйберләрнең исемлеге бик озын. Биредә бөтен мөселман илләре бергәләшеп ярдәм оештырырга тиеш, дип тәкъдим итә «Ислам.ру» сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе