Сочида борынгы мәчет төзекләндерелде

Сочи шәһәренең Лазаревский районы Тхагапш авылында реконструкциядән соң мәчет ачылды. РИА «Новости» хәбәр итүенчә, иман йортын яңадан торгызуга җәмәгать зур

БӘЙЛЕ
2010 Авг 04

Сочи шәһәренең Лазаревский районы Тхагапш авылында реконструкциядән соң мәчет ачылды. РИА «Новости» хәбәр итүенчә, иман йортын яңадан торгызуга җәмәгать зур өлеш керткән.

«Бу мәчет XIX гасыр ахырында төзелгән һәм үткән гасырның 30нчы елларына кадәр эшләгән, - ди агентлык хәбәрчесенә Сочи администрациясенең хокук саклау органнары һәм җәмәгать оешмалары белән элемтә идарәсе белгече Татьяна Катаниди. – Бу мәчет Кара диңгез буенда СССРда дингә каршы актив көрәш алып барылган вакытта сакланып калган бердәнбер мәчет, аның тарихи кыйммәте зур».

1930нчы елларда агач мәчетне ябалар һәм озак вакыт склад урынына файдаланыла. 1993 елның июль аенда исә җирле дин башлыклары мәчет ишекләрен өммәт өчен ачып җибәрә, аның статусын кайтара. Әмма биредә гыйбадәт кылып булмый – мәчет бик таушалган була. Җирле халыкка сөенеч булып, иман йорты төзекләндерелә. Хәзер биредә бөтен дини йолаларны да башкарып була.

Рәсми мәгълүматлар буенча, Сочида 12 меңгә якын мөселман яши.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе