Президент Дмитрий Медведев Россиянең башка илләрдән ярдәм алырга әзер булуы турында әйтте. Әлеге белдерүдән соң Украина Воронеж өлкәсенә янгын сүндерүче ике очкыч җибәрде. Шушы арада Әзәрбайҗаннан да ярдәм киләчәк. Шулай ук Германия дә үз ярдәмен тәкъдим итә. Алманнар янгыннан зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә әзер. Йортлар төзүдә, су белән тәэмин итүдә дә Германиягә өметләнергә була, дип хәбәр итә РБК сайты.
Исегезгә төшерәбез, бүген Президент дмитрий Медведев Россиянең 7 төбәгендә гадәттән тыш хәл кертелү турында игълан итте. Болар - Марий Эл, Мордовия республикалары, Владимир, Воронеж, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Рязань өлкәләре. Ә урманнар Россиянең 17 төбәгендә яна. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча кичә 800дән артык урман һәм торф янгыны теркәлгән. Янгын нәтиҗәсендә 40 кеше үлгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар