«Сөләйман» мәчетендә тернәкләндерү курслары башлана

10 августта Казанның«Сөләйман» мәчетендә күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү курслары башлана. Биредә күрү сәләтләре әле бераз булса да

БӘЙЛЕ
2010 Авг 04

10 августта Казанның«Сөләйман» мәчетендә күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү курслары башлана. Биредә күрү сәләтләре әле бераз булса да сакланган кешеләр җыелачак. Тернәкләндерү курсы бер ай буе дәвам итәчәк. Димәк, күрмәүчеләр Рамазан аен бергәләп мәчеттә үткәрәчәк.

Бу юлы тернәкләндерү курсына ир-атлар җыелачак. Алар Казаннан, Татарстанның башка районнарыннан, Башкортстан, чечня, Свердловски кебек чит төбәкләндән килер, дип көтелә.

Күрмәүчеләр бер ай дәвамында Луи Брайль системасы буенча Коръән укырга, махсус программа ярдәмендә компьютерда эшләргә өйрәнәчәк. Шулай ук аларга ислам нигезләре дә укытылачак. Уку-укыту программасыннан тыш, катнашучылар өчен башка төрле чаралар да әзерләнгән. Мисал өчен, алар Рамазан уңаеннан оештырылган ифтарларда катнашачак. Мондый ифтарлар «Сөләйман» мәчетендә көн саен үтәр, дип көтелә. Анда Татарстанда танылган төрле дин вәкилләре, сәнгать әһелләре чакырылачак. Казан буенча экскурсияләр оештыру да ниятләнә.

Әлеге курслар күрмәүчеләр өчен бушлай булып чыга. Оештыручылар юл чыгымнарын да, ашау-эчү, тору өчен киткән акчаны да үзләре каплый. Тернәкләндерү курсы ахырында һәр катнашучыга «Ярдәм» хәйрия фондының күрмәүчеләр китапханәсе чыгарган аудио китаплар тапшырылачак. Укуда зур уңышка ирешүчеләргә Брайль системасы буенча бастырылган Коръән бүләк ителәчәк. 

Күрмәүчеләр өчен оештырылган бу курслар үткәрүдә ярдәм итәргә теләге булган кешеләр 8 (843)5-120-377 номеры аша «Сөләйман» мәчете белән элемтәгә керә ала. Шулай ук «Ярдәм» фондына акчаны хәзер OSMP (QIWI) түләү терминаллары аша да күчерергә мөмкин.

Мәчетнең реквизитлары:

ТР мөселманнар Диния нәзарәте Казан мөхтәсибәтенең «Сөләйман» мәчете

420006, ТР, Казан, Ютазы урамы,  8 йорт 

ИНН 1658049060

КПП 165801001

р/с 40703810500020000104 АКБ «Ак Барс» банкында

к/с 30101810000000000805

БИК 049205805


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе