Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков «Ислам тикшеренүләре үзәге» булдыру турындагы карарны имзалады. Әлеге карар нигезендә Татарстанда ислам белән бәйле төрле фәнни-гамәли тикшеренүләр оештырылачак. Үзәк бюджет оешмасы буларак эшләр, дип көтелә. Аның бөтен чыгымнарын дәүләт каплаячак.
Ислам тикшеренүләре үзәге булдыру фикере белән ТР Фәннәр академиясе чыккан. Шуңа күрә оешма Фәннәр академиясе карамагында эшләячәк. Үзәкнең штаты 20 кешеләп булыр, дип көтелә. Биредә 3 бүлек эшләячәк: ислам икътисады һәм финанслары, социаль-сәяси һәм хокукый тикшеренүләр, чыганакларны тикшерү бүлекләре.
Ислам тикшеренүләре үзәге булдыру турында карар 2008 елда ук кабул ителгән иде. Татарстан Фәннәр академиясенең президиум утырышында мондый үзәкнең республика өчен бик кирәк булуы турында сүз күп булды. ТР мөселманнар Диния нәзарәтенең IV съезды вакытында ул вакыттагы Татарстан Перзиденты Миңтимер Шәймиев тә бу фикерне хупалаган иде. Ниһаять, проект рәсми органнар аша үтте.
Сүз уңаеннан, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында иҗтимагый фикер һәм исламны өйрәнү бүлеге эшли. Фәннәр академиясе карамагындагы бу бүлек күп еллар дәвамында уңышлы гына эшләп килә. Ислам тикшеренүләре үзәге булдыру аның эшенә йогынты ясамаячак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Әлеге бүлек исламны тарихи аспекттан өйрәнүне дәвам итттерәчәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар