Моңа кадәр Чиләбедә күргәзмәләр үткәрә торган мәйдан юк иде. Шәһәрнең халыкара сәүдә үзәге мондый мәйданны булдырды. Ул хәзер уңышлы гына эшли. Тиздән әлеге мәйданда хәләл азык-төлек җитештерүчеләр өчен дә үзләрен күрсәтү, хезмәттәшлек булдыру мөмкинлеге тудырылачак. Бу уңайдан беренче чара «Хәләл азык-төлек күргәзмәсе» булачак.
Хәләл күргәзмәдә экспонент буларак махсус сертифакация үткән оешмалар катнаша ала. Шулай ук үз оешмасында хәләл азык-төлек җитештерергә теләүчеләр өчен дә яңа мөмкинлекләр булдырыла. Хәзер аларга мондый сертификат төбәк Диния нәзарәтендә биреләчәк.
Әлеге күргәзмә Чиләбе өлкәсендә хәләл азык-төлек җитештерүчеләрнең санын арттырыр, төбәктәге хәләл продукция әйләнешен җәелдерер, дип көтелә. Бу турыда «Урал-пресс-информ» хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар