Башкортстанның Тәтешле районындагы данлыклы татар авылы Иске Сикиязда истәлекле вакыйга. Биредә күптән көтелгән тантана – яңа мәчетне файдалануга тапшыру бәйрәме үтте.
Иске Сикияздагы Аллаһ йорты – Тәтешле районында салынган яңа мәчетләрнең 21нчесе. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Уфадан Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге руханилар төркеме дә килде. Шулай ук күршедәге Аскын, Балтач, Борай районнары имамнары да әлеге тантананың үзәгендә булды. Нурмөхәмәт хәзрәт Иске Сикияз халкын тарихи вакыйга белән ихлас күңелдән котлады һәм мәчет ишеге беркайчан да йозаклы тормасын, анда яшьләр дә килеп иманга, яхшы тәрбиягә тартылсын дип теләде.
Бәйрәм барышында бергәләп җомга намазы укылды. Яңа гына мәдрәсә тәмамлап кайткан Тәтешле егете Әхмәт хәзрәт укыган Коръән аятьләре, сүрәләре бәйрәмгә ямь өстәде. Мәчетнең имамы Илшат Шәрифҗанов әлеге мәһабәт Ходай йортын төзүдә ярдәм иткән һәммә кешегә рәхмәтләрен җиткерде. “Мәчетле авылдан кот китмәс, - диде ул. – Айлы манарасыннан яңгыраган азан кешеләрне сафлыкка, изге эшләргә әйдәр, тормышыбызны мәгънәлерәк итәр”. Бәйрәм ахырында кунаклар өчен чәй мәҗлесе дә оештырылды. Ераклардан шушы олы бәйрәмгә кайткан якташлар үзара ихлас аралашты, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар