Мөселманнар быел хаҗ йоласын кондиционерлар астында башкара алачак, дип хәбәр итә РИА “Новости” “Gulf News” Берләшкән Гарәп әмирлекләренә сылтама белән.
Яңа кондиционерлар Гәрәфәт күперендә урнаштырылган. Бу – хаҗ сәфәренең бер йоласы – шайтанга таш ату урыны. Һәр хаҗи бу күпердә торып, шайтанны символлаштыручы зур баганаларга таш атарга тиеш. Элек бу урын иң куркынычлардан санала иде, чөнки биредә кеше бик күп җыела, этеш-төртеш башлана, кешеләр эсселектән интегә. Быел исә хаҗ вакытында Мәккә тирәсендә 35-38 градус эсселек булыр дип фаразлана. Үткән елда Согуд Гарәпстаны корольлеге хакимияте күперне үзгәртеп корды. Быел исә тагын кондиционерлар да өстәлде.
Быелгы хаҗның тагын бер яңалыгы – монорельслы тимер юл турында хәбәр иткән идек инде.
2010 елдагы хаҗга 1,7 миллион кеше килер, дип планлаштырыла. Үткән 8 ай эчендә исә гомрә - кече хаҗ кылу өчен Мәккәгә 2,6 миллион мөселман килгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар