“Уразаны каршылап...” кичәсе үтте

Татарстан башкаласында изге Рамазан аена әзерләнү дәвам итә. 2 августта “Иман” Ислам мәдәнияте үзәгендә “Уразаны каршылап...” кичәсе үтте. Чара кысаларында Вәлиулла

БӘЙЛЕ
2010 Авг 03

Татарстан башкаласында изге Рамазан аена әзерләнү дәвам итә. 2 августта “Иман” Ислам мәдәнияте үзәгендә “Уразаны каршылап...” кичәсе үтте. Чара кысаларында Вәлиулла хәзрәт Якупның “Рамазан. Ураза” дип аталган китабы тәкъдим  ителде. Шунысы сөенечле, китап татар телендә бастырылган.

Якынлашып килүче Рамазан ае турында вәгазьләр белән “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы, Казан Ислам көллияте проректоры Нияз хәзрәт Сабирова, “Ак мәчет”нең имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Сабиров чыгыш ясады. 12нче хастаханә табибы Мәхмүт Гатин һәм ТР Мөселман табиблары ассоциациясе рәисе, ТР атказанган хирургы Камил Зарипов уразага әзерләнү буенча киңәшләрен бирде. К.Зарипов әйтүенчә, ул уразага алдан ук әзерләнә икән. Моның өчен табиб Рәҗәб һәм Шәгъбан айлары вакытында берничә көн ураза тотып алуын әйтте.

Кичә программасында музыкаль чаралар да бар иде. “Мәрҗән” коллективы җитәкчесе Гөлчәчәк Сәлимҗанова мөнәҗәтләр башкарды, бертуган Рүзәл һәм Рәдиф Әхмәдиевлардан торган “Кыстыбый” дуэты махсус программа белән чыгыш ясады.

“Иман” үзәге традициясе буенча, кичә бергәләшеп кичке аш ашау һәм дога кылу белән тәмамланды. Догада мөселманнар хәерле Рамазан аен теләделәр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе