«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе Рамазан уңаеннан тамашачылар һәм тыңлаучыларны күптөрле дини тапшырулар белән сөендерәчәк.
«Актуаль Ислам» тапшыруы тамашачыларны борчыган сорауларга җавап бирүен август аенда да дәвам иттерә. Рамазан аендагы тапшыруларда алып баручы Рөстәм Батыров Коръән, ислам һәм башка диннәрнең үзара мөнәсәбәте, Кадер кичәсе, Ураза гаете турында сөйләячәк. «Актуаль Ислам»ны җомга көнне 7 сәгать 50 минутта карарга мөмкин. Җомга көнне карарга өлгермәгәннәр өчен тапшыру ял көнне 15 сәгать 50 минутта кабатлап күрсәтелә. Шулай ук аны www.tnv.ru сайтында да карарга була.
Җомга көнне ислам турында татарча тапшырулар да күрсәтелә. 5 сәгать 50 һәм 11 сәгать 30 минутта эфирда «Җомга вәгазе» тапшыруы. «Нәсыйхәт» тә җомга көнне эфирга чыга. Аны 11.20 сәгатьтә карагыз. «Хәерле иртә!»дә дә ислам, Рамазан хакында сюжетлар күрсәтеләчәк. Иртәнге эфирга имамнарны чакыру да күздә тотыла. «Хәерле иртә!»не дүшәмбе-җомга көннәрендә иртәнге 6.00 дән 8.00 сәгатькә кадәр карагыз.
«Яңа Гасыр» радиосы да Рамазаннан читтә калмый. 11 июльдә анда «Хикмәти дөнья» проекты башлана. Әлеге проект кысаларында радио тыңлаучылар дога коткарып калган яки ярдәм иткән серле очраклар турында башкаларга да сөйләячәк. Мондый вакыйгалар турында (843) 570-50-97 номерына шалтыратып сөйләргә яки ilnurf@mail.ru электрон адресына хат юлларга кирәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар