Согуд Гарәпстаны телевидениесе Рамазан аенда Коръән укуны бөтен илгә күрсәтәчәк. Трансляция инглиз һәм француз телләрендә дә оештырылачак, дип хәбәр итә «Әл-Хәят» газетасы. Бу турыда газета хәбәрчесенә Гарәпстанның мәдәният һәм мәгълүматлаштыру министры Габдел Газиз Мухи Эд-Дин Хаҗи хәбәр иткән.
Министр сүзләренчә, илдәге беренче һәм икенче каналлар, шулай ук дини тапшырулар күрсәтүче ике махсус телеканал Мәккә һәм Мәдинәдәге изге мәчетләрнең имамнары Коръән укуны күрсәтәчәк. Коръәннең сүзгә-сүз тәрҗемәсе экран астында биреп барылачак, дип хәбәр итә РИА «Новости».
«Дөньяның төрле илләрендә яшәүче мөселманнар Мәккә һәм Мәдинәдәге Коръән моңын ишетергә хыяллана. Аларга мондый мөмкинлек тудыру максатыннан шушындый трансляцияләр оештырырга булдык», - ди министр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана