Пенза өлкәсенең Бистән авылы 360 еллык юбилеен билгеләде

31 июльдә Пенза өлкәсенең Кузнецки районының Бистән авылы 31 июльдә 360 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәмгә авылдашлар һәм еракта гомер итүче якташлар

БӘЙЛЕ
2010 Авг 02

31 июльдә Пенза өлкәсенең Кузнецки районының Бистән авылы 31 июльдә 360 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәмгә авылдашлар һәм еракта гомер итүче якташлар кайткан, Пенза, Казан, Уфа, Мәскәүдән билгеле дини һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде.

Бистәнгә нигез салу елы - 1650. Риваятьләр буенча, Бистән тирәсендәге җирләр Төмән якларыннан сәфәр кылучыларның игътибарын җәлеп итә. Өч бертуган шушы урында авыл корырга карар итә. Матур табигать кочагында урнашканга күрә аңа Гөлбостан исеме бирелә. Еллар дәвамында аның исеме кыскара, бүген авылны Бистән дип кенә йөртәләр.

Бистән авылы Кузнецк районының төньяк-көнбатышында, Мәскәү - Самара тимер юлыннан 7 километр ераклыкта урнашкан. Бистәнлеләрнең төп шөгыле игенчелек, умартачылык, урман кисү булган. Ләкин Бистән халкының тагын бер үзенчәлеге бар. Алар гомер-гомергә чишмәләрне төзекләндерү, кое казу белән шөгыльләнә.

Авылда 1600 кеше яши, 550 хуҗалык исәпләнә. Ике мәчет, мәдрәсә эшли. 90 еллык тарихы булган урта мәктәпләре бар. Биредә 188 бала белем ала, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытыла.

Юбилей тантаналы рәвештә әләм күтәрү белән башаланып китте. Бистәнлеләрне котларга килгән рәсми кунаклар чыгыш ясады, авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләде. Юбилейның  махсус кунагы - Татарстанның халык артисты Айдар Галимов иде. Шулай ук Казаннан килгән «Сәйдәш» бию төркеме, яшь җырчылар да авыл халкын үз чыгышлары белән сөендерде.

Юбилей уңаеннан Сабан туе да оештырылды. Шулай кызыклы мотоузышуларны да тамаша кылырга мөмкин иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе