Бистән авылында дин белгечләре әзерләргә җыеналар

Пенза өлкәсенең Кузнецки районындагы Бистән авылында дин белгечләре әзерли торган Ислам көллияте ачарга ниятлиләр. Әлегә ул 25 кешегә исәпләнгән булыр, дип

БӘЙЛЕ
2010 Авг 02

Пенза өлкәсенең Кузнецки районындагы Бистән авылында дин белгечләре әзерли торган Ислам көллияте ачарга ниятлиләр. Әлегә ул 25 кешегә исәпләнгән булыр, дип көтелә.

Бистән авылы имам хатыйбы Ислам хәзрәт Давыдов сүзләренчә, авылда дини белем алырга теләгән яшьләрнең саны елдан-ел арта бара. Авылда ике мәдрәсә эшләп килә. Балалар өчен мөселман бакчасы да оештырылган. Кечкенәдән дини белем алган яшьләр укуларын гадәттә Уфадагы Россия ислам университетында, Мисырдагы «Әл-Әзһәр» университетында дәвам итә.

Югары дини белем алып кайткан яшьләр Ислам хәзрәткә авылда Ислам көллияте ачу фикерен әйтәләр. Әлеге фикерны авыл халкы да күтәреп ала. Тарихи чыганакларда Бистән авылының үзәк кибете урнашкан җирдә элек мәчет булганлыгын раслаучы фактлар табыла. Мәхәллә әлеге кибетне сатып алырга карар кыла.

Тиздән бинаны төзекләндереп, көллияткә яраклаштыру эшләре башланачак. Хәзергә барлык кирәкле документлар әзерләнгән, җитәкчелектән рөхсәт алынган. Ислам хәзрәт Давыдов сүзләренчә, көллиятне ике елда аякка бастыру күздә тотыла. Көллият авыл халкы көче белән төзекләндереләчәк.

Сүз уңаеннан, урта махсус дини белем бирә торган уку йорты моңа кадәр Пенза өлкәсендә бөтенләй булмаган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе