Үткән атнада Баулы мөхтәсибәтендә Кама аръягы районнарыннан җыелган дин әһелләре катнашында киңәшмә булып үтте. Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман районнарыннан килгән хәзрәтләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты, булган проблемаларны уртага салып сөйләште, аларны чишү юлларын эзләде, алга таба нәрсә эшләргә икәнен планлаштырды.
Мондый киңәшмәләр Кама яръягында ел саен үткәрелә. Быел дин әһелләре Баулы районында җыелды. Мөхтәсибәте башлыгы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин кунакларны «Гали» мәчетендә каршы алды. Сүз Изге Рамазанга әзерлек хакында барды.
Киңәшмәдә чыгыш ясаган Илдус хәзрәт Фәиз Рамазан аена әзерлек мәсьәләләренә тукталды, намаз вакытларын төгәл билгеләүнең мөһимлеген әйтеп үтте. Казан кунагы үзенең шактый катгый, җитди чыгышында Диния нәзарәте белән киңәшләшеп эшләү әһәмиятен ассызыклады.
Быел көз бөтен Россия күләмендә үтәчәк Халык санын алу да игътибардан читтә калмады. Шулай ук балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган лагерьлар, үткәрелгән чаралар хакында да сүз барды. Мондый лагерьлар быел Баулы мәхәлләсендә дә оештырылган. Июнь башындагы сменада кырыклап бала «Өмет» һәм «Гали» мәчетләрендә ял иткән. Киләчәктә мондый мөселман лагерьларына балаларны тагын да күбрәк җәлеп итәргә, дигән карарга киленде җыелышта.
Киңәшмәгә җыелучыларны борчыган тагын бер мәсьәлә – мәгълүматлы мөгаллимнәр җитмәү. Бу юнәлештә эзлекле эш алып бару мөһим, яңа кадрларны җәлеп итү юлларын эзләргә кирәк, дип нәтиҗә ясадылар киңәшмәдә катнашучылар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана