Йөзләрендә–бәхетле елмаю

30 июльдә «Сөләйман» мәчетенең фарыз залы балаларның шат авазына күмелде. Биредә 3 атна ял иткән нарасыйларның лагерь-җәйләвен ябу тантанасы булып узды.Дини

БӘЙЛЕ
2010 Июл 30
30 июльдә «Сөләйман» мәчетенең фарыз залы балаларның шат авазына күмелде. Биредә 3 атна ял иткән нарасыйларның лагерь-җәйләвен ябу тантанасы булып узды.Дини мәҗлестә, кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын юк, 63 баланың әти-әниләре дә килгән иде.

Җыенны алып барган мөгаллимә Роза ханым Мортазина быелгы җәйләүгә балаларның Казаннан һәм Татарстаннан гына түгел, бәлки Тольятти кебек ерак төбәкләрдән дә килүләрен бәян итте.

Менә залның түренә остаз Фәнис хәзрәт Мингәрәев җитәкчелегендәге «Гыйбадәт» отряды малайлары чыкты. Күзләре күрмәүчеләрдән торган бу отряд әһелләре мөселман егетләре арасында үткәрелгән бәйгедә җиңеп чыкканнар, чынлап та алар Коръән аятьләрен бик матур укып күрсәттеләр. Хәтта үзләре язган шигырьләрен укыдылар, курайда уйнадылар.

Бу мәҗлестә татар халык җырчысы Миңгол Галиевнең катнашуы һәм дингә өндәүче мөнәҗәтләр әй түе нур өстенә нур булды. Ул балаларга әти-әниләрен хөрмәт итәргә, динне ташламаска дигән киңәшләрен бирде.

Лагерьның ябылу тантанасына «Мөслимә» мөселман хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира апа Әдиатуллинаның килүе бу мәрасимга үзгә бер җанлылык бирде, җитди төсмер өстәде. Быелның 8 июлендә Әлмира апа Мәскәүдә мөселман яшьләренә багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашкан икән. Ул аннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Тик, ни кызганыч, Мәскәүдә Татарстандагы дини эшләрне белеп бетермиләр яисә белергә теләмиләр. Хәзерге вакытта Россиянең башкаласында, аеруча метрода яулыктан йөргән хатын-кызларны күрмәвен дә әйтеп узды Әлмира апа. Ул балаларга көләч йөзле булырга, мөселманнарның әдәп-әхлаклы икәнлеген күрсәтергә кирәклеген әйтте. 30 августта -Республика көнендә узачак мөселманнар җыенына килергә чакырды.

Аннары балаларның әти-әниләренә сүз бирелде. Ләйсән Дәүләтшина, Фәрит Шаһиев һәм башкалар мондый күркәм лагерь-җәйләүне оештырган имам хатип Илдар хәзрәт Баязитовка, уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә абыстай Гыйльметдиновага, бүтән хезмәткәрләргә олуг рәхмәтләрен ирештерделәр.

Менә балалар өчен иң бәхетле мизгелләр якынлашты. Мөтәвәллият әгъзалары аларның һәммәсенә зур-зур бүләкләр әзерләгән иде. Иң бәһале һәдия –ноутбук бәйгедә беренче урынны алган Аяз Шаһиевка насыйп булды. Икенче һәм өченче урыннардагы Мөхәммәдмурад Зиннуров, Инсаф Шәрәфиевка кесә телефоны, фотоаппарат бирелде.

Бу көнне «Сад» нәшриятының күп санлы китапларына (һәр пакетта –20 данә) һәм башка бүләкләргә ия булган балаларның йөзләрендә бәхетле елмаю чагылды. Аларның 12 тәрбиячесе бу көнне үзләренчә куандылар.

Дини мәҗлес «Туган тел» җырын урыннан торган килеш җырлау белән тәмам булды.

Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе