Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмәндәге вәкиллеге татар яшьләре өчен җәйге лагерь оештырды. Бүген шәһәрләрдән, районнардан һәм авыллардан җыелган татар яшьләре өчен Төмән районының Индрәй авылы янында, Индрәй күле буендагы нарат урманы кочагында, бер-ике атналык җәйге дини-дөньяви лагерь ачыла.
Бу палаткалы лагерьны Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Фатыйх хәзрәт Гарифуллин җитәкчелегендәге вәкиллеге өлкә татарлары Конгрессының ( җитәкчеләре Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров) һәм диндар иганәчеләрнең финанс ярдәме белән оештырды. Фатыйх хәзрәт әйтүенә караганда, лагерьга 18 яше тулган йөзләп татар егете килгән. Алар 5 намаз укып, дин сабаклары алып, спорт белән шөгыльләнеп ял итәчәкләр. Кичләрен ут учагы янында җылы әңгәмәләр оештырылачак, яшьләр үзләре өчен кызыклы темалар буенча фикер алышачаклар.
Спорт та лагерь программасының төп бер өлешен тәшкил итә, Индрәй авылы спорт комплексының футбол һәм волейбол командалары да җәлеп ителгән аның тормышына. Шушы командалар белән лагерьда ял итүчеләрдән төзелгән командалар арасында ярышлар да оештырылачак. Ярышлар үзенә күрә бу төр спорт буенча мастер-класслар кебек үтәчәк, дип сөйләде Фатыйх хәзрәт.
Шулай итеп, лагерь тормышының программасы яшьләрне дингә якынайту, милли рух белән баету, берләштерү максатыннан чыгып, алар өчен мөмкин кадәр кызыклы итеп төзелгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана