Согуд Гарәпстанындагы бер авыл 10 ел буе намазны кыйблага дөрес карамыйча укыган. Худда авылы Мәккәдән 20 километр ераклыкта урнашкан. Географик яктан караганда әлеге авыл мөселманнары өчен кыйбла көньяк-көнчыгышта булырга тиеш. Авыл халкы исә ниндидер ялгышлык аркасында намазны төньякка карап укыган.
Авыл имамы күптән түгел генә намазны дөрес укымауларын ачыклый. Халыкка эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлатканнан соң мәчеттәге намазлыклар дөрес юнәлешкә күчереп җәелә, хата төзәтелә, дип хәбәр итә MIGnews.com сайты.
Сүз уңаеннан шундый ук хәл күптән түгел генә Индонезиядә булган иде. Анда да кыйбланы дөрес билгеләмәү сәбәпле, мөселманнар намазны дөрес якка карап укымаган. Исламда намаз мәҗбүри рәвештә кыйблага карап укылырга тиеш. Кыйбла исә - Мәккәдәге Кәгъбәтулла.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана