Тольятти мэры дин вәкилләре белән дуслашты

Тольяттида шәһәр мэриясе һәм Самара өлкәсе Диния нәзарәте арасында Хезмәттәшлек турында килешү төзү тантанасы үтте. Ике як та элеккеге килешү

БӘЙЛЕ
2010 Июл 30

Тольяттида шәһәр мэриясе һәм Самара өлкәсе Диния нәзарәте арасында Хезмәттәшлек турында килешү төзү тантанасы үтте. Ике як та элеккеге килешү гамәлдә булган вакытта (2006 елның май аеннан 2010 елның июненә кадәр) үзара килешеп эшләнелде, мәдәни-агарту, дини чараларны оештыруда теләктәшлек күрсәтелде, дип саный.

Бу вакыт аралыгында төбәктә динилекне торгызу, экстремистлыкка каршы көрәш, гражданнарның дин тоту иреге хокукын тәэмин итү, милләтара һәм динара ызгышлар булдырмау юнәлешендә күләмле эш башкарылган. Даими рәвештә хәйрия акцияләре үткәрелеп торган, шәһәрдә стабильлек саклау өчен шартлар тудырылган.

Яңа килешү шулай ук узара тыгыз хезмәттәшлекне төп максат итеп куя. Моның өчен милли үзенчәлекне, төбәктә яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятен саклау, Россия гражданнарының этно-мәдәни һәм этно-конфессиаль хокукларын тәэмин итү өчен чаралар оештырырга кирәк. Беренчел максатлардан шулай ук җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвешен алып бару, гаилә кыйммәтләрен үстерү, шәһәрдә демографик вазгыятьне яхшырту, кешеләрнең дини-әхлак дәрәҗәсен арттыру юнәлешләрендә эшчәнлектә көчләрне берләштерү атала.

Килешү Тольятти шәһәре мэриясе һәм Самара өлкәсе Диния нәзарәте арасындагы юридик көчкә ия документ санала. Ул 2015 елга кадәр гамәлдә булачак. Килешүгә кул куйган вакытта, мэр анатолий Пушков “яңа килешү ярдәме белән без Тольятти һәм тольяттилылар файдасына эш кырыбызны киңәйтергә, белем бирү һәм агарту чараларын күбрәк үткәрергә тиешбез”, диде. Тантаналы вакыйга уңаеннан мэр һәм Диния нәзарәет рәисе Вагыйз хәзрәт Яруллин кыйммәтле бүләкләр дә алмашты, дип хәбәр итә Тольятти мэриясе матбугат үзәге.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе