Яңа китап: “Дагыстан һәм мөселман көнчыгышы”

“Мәрҗани” нәшрият йорты профессор Әмри Риза улы Шихсаидов хөрмәтенә “Дагыстан һәм мөселман көнчыгышы” дип аталган мәкаләләр җыентыгын чыгарды. Җыентыкны

БӘЙЛЕ
2010 Июл 30

“Мәрҗани” нәшрият йорты профессор Әмри Риза улы Шихсаидов хөрмәтенә “Дагыстан һәм мөселман көнчыгышы” дип аталган мәкаләләр җыентыгын чыгарды. Җыентыкны төзүчеләр - Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты каршындагы Үзәк Азия, Кваказ һәм Урал-Идел буен өйрәнү үзәге җитәкчесе, Гарәп һәм ислам тикшеренүләре үзәге башкарма директоры Аликбер Аликберов һәм Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты каршындагы БДБ илләре бүлеге башлыгы Владимир Бобровников.

Китап атаклы Көнчыгышны өйрәнү белгече Әмри Риза улы Шихсаидовка багышлана. Ул ислам тарихы, чыганакларны өйрәнү, гарәп археографиясе, Дагыстан эпиграфикасы буенча фәнни мәктәпләргә нигез салган шәхес. Җыентыкка галимнең Россия, Көнбатыш Европа, Якын Көнчыгыштан хезмәттәшләре һәм укучылары язган мәкаләләр, шулай ук Ә.Шихсаидовның моңарчы басылмаган яисә үзгәрешләр кертелгән хезмәтләре тупланган. Мәкаләләрнең тематикасы гаять киң: Дагыстан тарихы, дине, мәдәнияте, әлеге республиканы мөселман Көнчыгышы белән бәйләп торучы җепләр.

Күтәрелгән мәсьәләләрдән шулай ук Дагыстанны гарәп яулап алуның башлангыч этабы, Көнчыгыш Кавказның исламлашуы тарихы, дини культларның трансформацияләнүе, Баб әл-абваб, Ширван и Арранда гарәп телендә үзгә рухи традицияләр туу, мөселманча белем бирү системасы оешу, хакимият һәм хокукның дини формалары, Россиядәге үзгәрешләрнең авыл халкына йогынтысы кебекләрен атап үтәргә мөмкин. Моннан тыш, җыентыкка суфичылыкның төбәк төрләре, Кавказ, Урта һәм Якын Көнчыгыш арасында мәдәни һәм сәяси элемтәләр кебек темаларга тикшеренүләр дә кертелгән.

Китап дәүләт һәм шәхси архивлардан алынган фотолар белән бизәлгән. Кушымтада исә Ә.Р. Шихсаидовның 1957 – 2009 елларда басылган бөтен фәнни хезмәтләренең исемлеге бирелә, дип хәбәр итә "Ислам.ру" сайты.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе