Мәскәүнең Головинский суды Нижневартовск шәһәре имамының дин мәсьәләләре буенча урынбасарын 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә, дигән карар чыгарды. Вагыйф Нурбаев героин контрабандалауда гаепле, дип табылган. Бу хакта судның матбугат сәркатибе Ольга Кожбакова Россия хокукый һәм суд мәгълүматы агентлыгына хәбәр итте, дип яза РИА “Новости”.
Тикшеренү мәгълүматлары буенча, В.Нурбаев, “Мәскәү - Баку” рейсы белән Мәскәүнең “Шереметьево” аэропортыннан очарга әзерләнгән вакытта, аның сумкасы төбендә 56,83 грамм героин тапканнар. Бакудан имам урынбасары Согуд Гарәбстанына юл алырга тиеш булган. Ул анда дини белемен арттырган.
Адвокат Светлана Авджаева, мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм хокук сакчылары фикеренчә, Нурбаев эше махсус оештырылган дип саный. Аларның әйтүенчә, имам ярдәмчесен ул үзе көрәшкән эш өчен җәзага тарталар. В.Нурбаевның бу эшне кыла алмавына тагын бер дәлилләре дә бар: гаепләнүче Согуд Гарәбстанына барырга җыенган, ә бу илдә бик аз күләмдә наркотик матдәләр саклау өчен үлем җәзасы каралган.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана