Чеченнар хәләл казылык ашап рәхәтләнәчәк

«Чеченагрохолдинг» ширкәте базасында хәләл казылык җитешерү цехы эшли башлады. Холдингның генераль директоры Гомәр Гучигов сүзләренчә, яңа цех заманда итальян техникасы белән

БӘЙЛЕ
2010 Июл 30

«Чеченагрохолдинг» ширкәте базасында хәләл казылык җитешерү цехы эшли башлады. Холдингның генераль директоры Гомәр Гучигов сүзләренчә, яңа цех заманда итальян техникасы белән җиһазландырылган. Әлеге җиһаз ярдәмендә көненә 3000 тонна ит җитештерергә мөмкин. 

 

«Әлегә цехта бер сменада 300 килограмм казылык эшләп чыгарыла. Алга таба әлеге санны арттырырга, ә казылыкны тагын да төрләндерергә ниятлибез», - ди Гомәр әфәнде.

 

Моңа кадәр Чечен республикасына ит ризыклары чит төбәкләрдән кертелә торган булган. Алар арасында сыйфат ягыннан калыша торганнары да очрый иде, дип сөйли Г.Гучигов. «Чеченагрохолдинг» ширкәте җитештергән ит ризыклары экологик чиста продуктлардан гына әзерләнә. Әлеге хәләл казылкларга аксымлы, соялы кушылмаларның берсе дә өстәлми. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге ширкәт казылык өчен итне дә үзе җитештерә икән. Холдингның үз мөгезле эре терлекләре бар.

 

Сүз уңаеннан, Чечняда хәләл ит ризыклары җитештерә торган беренче цех 2008 елда «Кавказ» агрохолдингының Аргун ит комбинатында ачылган. Анда көненә 300 килограмм хәләл ит ризыклары әзерләнә, дип хәбәр итә Чечня Президентының матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе