Түбән Камада физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен “Яңа рухи көчләр” спорт-күңел ачу чарасы үтте.
Бәйрәмгә килүчеләр күп төрле ярышларда катнаша алды. Программа үз эченә 23 спорт төре буенча ярышларны сыйдырган иде. Көч сынашудан ял итеп торган арада инвалидлар үзләре оештырган концерт тыңларга һәм күпсанлы иҗади конкурс һәм викториналарда катнашырга мөмкин иде.
Республикакүләм “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин физик мөмкинлекләре чикләнгән булачак беренче сыйныф укучыларына 12 букча бүләк итте.
Түбән Кама – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча үрнәк шәһәрләрнең берсе. Күптән түгел биредә “Безбарьерная среда” зур масштаблы проекты башланган. Ул 2014 елга кадәр исәпләнгән. Шул вакытка кадәр шәһәрдә инвалидлар һәм сәламәт кешеләр арасында бөтен чикләр юкка чыгарылырга тиеш. Бу проектның беренче җимешләре “өлгереп” килә инде. Түбән Кама урамнары буенча хәзер махсуслаштырылган автобус һәм троллейбуслар йөри. Агымдагы елның җәендә шәһәрнең берничә үзәк проспекты пандуслар белән җиһазландырылды. Һәм бу әле зур эшнең башы гына, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана