Болгар тарихи комплексында зур мәчет төзеләчәге турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге мәчет комплексы Болгардагы икмәк музее янында булачак. Аңа мәчет, мәдрәсә рәсми кунаклар белән очрашу өчен дини җитәкчеләрнең резиденциясе керәчәк.
Мәчет проектын архитектор Сергей Шәкүров җитәкчелегендәге иҗат төркеме эшли. Әлеге төркем Казандагы Кол Шәриф мәчетен сафка бастыруда зур көч куйган. Проект ике ай ярым ясалган. Беренчел эскизларга һаман саен төзәтмәләр кертелеп тора.
Мәчетне төзүдә иң заманча, чыдам төзелеш материалларын гына файдаланырга ниятлиләр. Чөнки әлеге комплекс һава торышы тиз үзгәрүгә, явым-төшемгә чыдам булырга тиеш. Шулай ук кышларын анда җылы, ә җәйләрен салкынча булу мәҗбүри. Шуңа күрә мәчетне мәрмәр белән тышларга кирәк, дигән фикер әлегә өстенлек итә.
Проект нигезендә мәчет өч катлы булырга тиеш. Гомуми комплексның мәйданы 1671,1 квадрат метрны тәшкил итә. Резиденция - 485,5 кв. м, мәдрәсә - 485,5 кв. м, мәчет - 700,1 кв. м тәшкил итәчәк. Мәчет комплексы янында зур мәйдан булырга тиеш. Анда ислам бәйрәмнәре вакытында җәмәгать намазлары укылачак. Шулай ук 92 машинага исәпләнгән парковка да булачак.
Мәчет 200 кешегә исәпләнгән булачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана