Татарстанның Чаллы шәһәрендә Җәмигъ мәчетен төзү эшләре дәвам иттерелә. Төзүчеләр быел аскы катны төзеп бетерергә ниятли. Исегезгә төшерәбез, Чаллыда бу иман йортын төзү эшләренә янәдән 2009 елда тотындылар. 2007 елда “Җәмигъ мәчете” комплексын төзүгә финанс ярдәм фонды оештырылган иде. Фондны “Камгээнергострой” ААҖ генераль директоры урынбасары, Шәһәр Советы депутаты Салихҗан Гайниев җитәкли. Төзелешне югарыда әйтеп үтелгән оешма алып бара. Мәчет архитектор Айвар Саттаров проекты буенча төзелә.
Чаллының Җәмигъ мәчете 4 манаралы булачак. Икесенең озынлыгы – 76 метр, калган икесенеке – 52 метр. Бизәлештә ак һәм зәңгәрсу төсләр файдаланылачак. Мәчетнең сыйдырышлылыгы – 3200 кеше. 500 урын мөслимәләргә исәпләнгән. Мәчеттән тыш, комплекс үз эченә 200 шәкерткә исәпләнгән уку йорты, кечкенә генә кунакханә, хәләл кафе, хәләл азык-төлек сатыла торган кибетне дә алачак. Гает намазлары вакытында мөселманнар мәчет тирәсендәге мәйданда да намаз укый алачак. Аңа 15-20 мең кеше сыяр, дип исәпләнелә.
Чаллы мэриясе мәгълүматлары буенча, мәчет төзелеше шәһәр бюджетына 720 миллион сумга төшәчәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана