Әлге мөселман кафесын Аза ханым Султыгова ачып җибәргән. Аза ханым моңа кадәр блок-комплектлар завады ашханәләре челтәренең директоры булып эшләгән. Моннан берничә ел элек ул ислам белән кызыксына башлаган. Аннан Хаҗга барып кайткан. Хаҗ сәфәреннән кайтканнан соң Аза ханым шәһәрдә хәләл туклану урыны булдыру турында хыяллана башлаган.
Аза ханымның хыялы менә тормышка ашты. Кафе беренче клиентларын кабул итеп, тулы көченә эшли башлады. Әлегә бу хәләл туклану урыны турында күп кеше белми. Әмма алга таба даими клиентлар саны артыр, дип өметләнә Аза ханым.
Әйтергә кирәк, Төмәндә соңгы арада ислам тормышы гөрли. Берничә атна элек кенә хәләл ит ризыклары сата торган сәүдә ноктасы ачылган иде. Үткән атнада «Ислам модасы» кибете үз ишекләрен ачты. Шулай ук шәһәрдә хәләл ризык китереп бирү хезмәте булдырылды, дип хәбәр итә IslamNews.ru сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана