Германиядә «Коръән: 1400 ел көндәлек тормыш» дип аталган фотографияләр һәм рәсемнәр конкурсы үтә. Әлеге конкурс Коръән иңдерелүгә 1400 ел тулуга багышлап оештырыла. Конкурста 16 яшьтән өлкәнрәк егетләр үз иҗат җимешләрен юллый ала.
Эшләр 31 августка кадәр кабул ителә. Рәсемнәрдә һәм фотосурәтләрдә Коръән аятьләренең табигатьтә, гаиләдә, көндәлек тормышта чагылышы күрсәтелгән булырга тиеш. Эшләр А4 һәм А5 форматларында гына кабул ителә, дип игълан бирә оештыру комитеты.
Җиңүчеләргә бик кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән. 1-4 урынны алган егетләргә генә түгел, ә калган катнашучыларга да төрле дәрәҗәдәге бүләкләр әзерләнгән. Мисал өчен, кемдер кече Хаҗда (Гомрә) булып кайтачак, бер җиңүчегә Истамбулга сәяхәт бүләк ителәчәк. Шулай ук ноутбук, кесә телефоны кебек бүләкләр дә үз хуҗаларын көтә.
Сүз уңаеннан, Рамазан аенда Германиянең барлык мәчетләрендә дә диярлек ачык ишекләр көне үткәрелә. Теләгән һәркем мәчеткә кереп, үзен кызыксындырган мәгълүмат ала. Әлеге конкурс та шушы Рамазан программасы кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итә Lenta.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана