Рамазан аенда «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы «Хәзрәти Мәрьям» сериалын күрсәтәчәк. 11 өлештән торган әлеге сериалда Мәрьям ананың язмышы ислам дине күзлегеннән чыгып аңлатылачак.
Фильмда Мәрьямнең туу тарихы, аның гыйбадәт йортында яшәве (сүз уңаеннан, бирегә Мәрьямгә кадәр хатын-кызларга керү тыелган була), Гайсә пәйгамбәрнең туу вакыйгасы сурәтләнә.
Фильмда төп рольләрне Парвиз Пурхоссини, Мөхәммәд Касәби, Схабнам Гхоли-Кхани башкарган.
Фильм моңа кадәр Гайсә пәйгамбәр, аның әнисе Мәрьямнең язмышы белән таныш булмаган кешеләр өчен бик файдалы булачак. Өстәвенә, әлеге тасмада Гайсә пәйгамбәрнең тормышы ислам динендә сурәтләнгәнчә бирелә. Димәк, сериал Татарстанда яшәүче мөселманнар өчен дә Рамазан бүләге булачак.
«Хәзрәти Мәрьям» сериалын «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында 20 августтан карарга мөмкин. Ул эш көннәрендә 17:00 һәм 12:00 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана