Ижау мәчетендә кызлар өчен җәйге мөселман лагере үз эшен төгәлләде. Әлеге лагерь Ижау Җәмигъ мәчетендә ел саен оештырыла. Анда кызлар бик теләп килә. Ялга кызларны сигез яшьтән генә алырга, дип карар кылынган булуга карамастан, алты яшьлек сабыйларны да кире борып җибәрмәгәннәр. Башка еллардан аермалы буларак, быел кызлар Удмуртия республикасының барлык мәхәлләләреннән җыелган.
Лагерь 10 көн дәвам иткән. Ял итүдән, укудан балалар канәгать. Алар белем дә туплаган, төрле уеннар да өйрәнгән, дуслар да тапкан. Иң мөһиме балалар әдәплек кагыйдәләрен үзләштерүдә уңышларга ирешкән. Башкаларга карата мәрхәмәтле булу, шәригать кануннары буенча яшәүгә өстенлек бирү - бу һәм башка кагыйдәләрне кызлар бик яхшы белә хәзер. Шушы кагыйдәләргә таянып, алар нәтиҗә ясау дәресенә театрлаштырылган күренешләр дә әзерләгәннәр.
Балаларга уку һәм уеннарның чиратлашып алып барылуы бик ошаган. Кечкенәләр рәхәтләнеп саф һавада мәчет ишегалдындагы балалар мәйданчыгында ял итсә, кызлар кул эшләре белән шөгыльләнгән, башка һөнәрләр үзләштергән. Ата-аналар да кызларының шушындый лагерьда аралашып, ял итүләреннән шат, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана