Чечняда беренче тапкыр халыкара форум үткәреләчәк. «Исламда рухи тәрбиянең асылы» дип аталган халыкара форум 23 августта үтәчәк. Форумга бик күп ислам дәүләтләреннән катнашучылар чакырылган. Алар арасында танылган дин галимнәре, руханилар, фән эшлеклеләре бар.
Шушы форум кысаларында Центорой авылында Зилемхан кадыйров исемендәге Хафизлар мәктәбе дә ачылачак. Әлеге мәктәптә 70кә якын студент белем алачак. Укытучылар барысы да Якын Көнчыгыш илләреннән чакырылачак. Алты укытучы 5 августта Чечняга килеп җитәргә тиеш. Мәктәпне ачу тантанасына шулай ук дөньякүләм танылган Коръән хафизлар чакырылган.
Әлеге мәктәп Советлар Союзы таркалганнан соң Россиядә бердәнбер хафизлар әзерләүче югары уку йорты булачак, дип хәбәр итә «Грозный-Информ».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана