Америка христианнары 11 сентябрьдә булган террор актының 9 еллыгын Коръән ягып билгеләп үтмәкче була. 11 сентябрь көнне Коръән күчермәләрен яндырырга җыенулары турында Америка Кушма Штатларының Гейнсвилл (Флорида штаты) шәһәрендә яшәүче христианнар хәбәр иткән. Әлеге коточкыч чараны Гейнсвиллдагы бәйсез христиан оешмасы үткәрә икән.
Бу турыда алар үткән атнада «Facebook» социаль челтәрендә хәбәр таратканнар. Әлеге чакыруга кушылучылар Коръән китапларын күрсәтелгән адреска юллый башлаган, дип хәбәр итә «The Orlando Sentinel» газетасына сылтама белән «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы.
Әйтергә кирәк, Гейнсвилл христианнары моңа кадәр дә шушындый рухтагы экстремистик тәкъдимнәр белән чыккалаган булган. Әмма ул омтылышлар киң җәмәгатьчелектә кызыксыну тудырмаган.
Сүз уңаеннан, АКШта мөселманнарның хокукларын кыса башламагайлары әле. Матбугатта Теннеси штаты губернаторы Рон Рамси мөселманнарга намаз укуны тыярга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана