Карачай-Черкес Республикасының Домбай курортында үткән Россия яшьләренең «Бергә яхшырак!» Каваз форумында катнашучылар Төньяк-Кавказ федераль округында бердәм Ислам университеты булдыру тәкъдиме белән чыкты. «REGNUM» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, бу тәкъдим «Россия яшьләренең мәгълүмати-идеологик һәм рухи куркынычсызлыгы» секциясе эшчәнлеге кысаларында яңгыраган. Мөселман уку йортын Пятигорски шәһәрендә ачарга һәм аңа дәүләт аккредитациясе алырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килә яшьләр.
Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче мөселманнарны берләштерү өчен нинидидер уртак әйбер булдыру идеясе яңа түгел. 2009 елда бөтенроссия ислам телевизион каналын булдыру тәкъдиме кертелгән иде. Россиядәге мөселман Диния нәзарәтләренең башлыклары белән очрашуда бу тәкъдимне Президент Дмитрий Медведев та хуплаган иде. Әмма белгечләр бу мәсьәләне тикшерергә тотынгач, проектны тормышка ашыруны чикли торган факторлар килеп чыкты. Төп каршылык - Россиянең төрле төбәкләрендә төрле мәзхәбтәге мөселманнар яшәү. Бу очракта бердәм мәгълүмати кыр булдыру катлаулырак, дигән нәтиҗәгә килә белгечләр.
Мөселман уку йортын ачу шулай ук илодәге мөселманнарны берләштерү максатыннан эшләнә. Әмма бу уңайдан Төньяк Кавказ руханилары әлегә берни дә әйтмәде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана