Каһирәнең «Әл-Әзһәр» ислам университеты галимнәре, Рамазан аенда мөһим уеннар булган очракта, футболистларга ураза тотмаска рөхсәт итә торган фәтвә чыгарган. Галимнәр фикеренчә, әгәр дә футбол уйнау мөселман өчен бердәнбер керем чыганагы һәм ураза тоту спортчының физик формасына тискәре йогынты ясый икән, уразаны калдырырга да мөмкин.
Футболчыларга ураза тотмаска ярамыймы, дигән сорау белән ислам галимнәренә Германиянең Мөселманнар үзәк шурасы мөрәҗәгать иткән иде. Чөнки Германиянең икенче бундес лигасында уйнаучы «Франкфурт» командасы ураза тоткан өч уенчыга кисәтү ясаган. Әлеге мөселманнар Германиянең Мөселманнар шурасына мөрәҗәгать иткән.
Фәтвәләр һәи ислам тикшеренүләре буенча Европа шурасы «Әл-Әзһәр» галимнәренең карарын хуплаган. Бу уңайдан Германиянең Үзәк мөселманнар шурасы генераль сәркатибе Айман Мазек: «Мөселман футболчылары уразаны уеннар булмаган көннәрдә тота ала», - дип белдерде. Шулай ук Айман әфәнде ислам диненең сәламәтлеккә зур игътибар бирүен дә искәртеп үтте, дип хәбәр итә IslamNews.ru сайты Associated Press агентлыгына сылтама белән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык