«Сөләйман» мәчетендәге лагерь тәмамлана: иң актив балага нетбук бүләк ителәчәк

30 июльдә Казанның «Сөләйман» мәчете карамагында эшләп килүче мөселман лагеренда ябылу тантанасы булачак. Чыгарылыш кичәсенең тантаналы өлеше 10.00 сәгатьтә башланачак.

БӘЙЛЕ
2010 Июл 29

30 июльдә Казанның «Сөләйман» мәчете карамагында эшләп килүче мөселман лагеренда ябылу тантанасы булачак. Чыгарылыш кичәсенең тантаналы өлеше 10.00 сәгатьтә башланачак. Лагерьда ял итүче балалар чыгарылыш кичәсенә ныклап әзерләнә инде. Алар иртәгә кунакларга үзләре әзерләгән программаны тәкъдим итәчәк, лагерьда алган белемнәрен күрсәтәчәк.

20 көн дәвамында 60 малай лагерьда ислем нигезләрен өйрәнде, ял итте, яңа уку елына көч туплады. Сәламәт балалар белән бергә биредә күрмәүче балалар да булды. Соңгы көнне 20 көн дәвамында үзен яхшы яктан гына күрсәткән малайларга кыйммәтле бүләкләр биреләчәк. I урынга лаек дип табылган малай - нетбук белән, II урынны алганы - кесә телефоны белән, ә III урын алганы фотоаппарат белән бүләкләнәчәк. Шулай ук  үзләрен тәртипле тотканнары өчен  тагын 10 балага мәктәп сумкасы, ә сукырларга ярдәм иткән 2 малайга кесә телефоны тапшырылачак.

Лагерьда ял иткән күрмәүче балалар да бүләксез калмаячак. Ислам динен үзләштерүдә зур тырышлык күрсәткән малайларга Коръәннең электрон версиясе бүләк ителәчәк. Күрмәүчеләр арасында иң актив бала исә фотоаппарат белән бүләкләнәчәк. Начар күрүче балаларга зур дисплейлы махсус кесә телефоннары, ә күрмәүче балаларга Брайль системасы буенча эшләүче махсус сәгатьләр бүләкләү күздә тотыла.

Моннан тыш барлык балаларга та бүләккә китаплар тапшырылачак. Бүләккә дип әзерләнгән комплектка 20 китап кертелгән. Алар арасында балалар өчен чыгарылганнарыннан алып, җитди дини басмаларга кадәр бар. Сүз уңаеннан, бүләккә бирелгән китапларны «САД» нәшрият йорты бирде. «Сөләйман» мәчете аларга зур рәхмәт белдерә.

Смена дәвамында үзләрен яхшы яктан күрсәткән балаларның әти-әниләренә «Сөләйман» мәчете рәхмәт хатлары да әзерләгән.

Әйтергә кирәк, лагерьда балалар бик яхшы ял итте. Укудан тыш малайлар өчен мәдәни-спорт программасы да төзелгән иде. Көн саен иртәнге гимнастика үткәрелде, спорт уеннары, походлар, экскурсияләр оештырылды. Малайлар «Казан Кремле» музей-тыюлыгында урнашкан «Кол Шәриф» мәчетендә, музейларда булып кайтты. Елга порты җитәкчелеге исә малайлар өчен Казансу елгасында ике сәгатьлек экскурсия оештырды. «Кырлай» паркы да балалар өчен бәйрәм үткәрде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе