Чиләбе өлкәсенең ябык типтагы Озерски шәһәрендә катерлар саклау дивизионында намаз уку бүлмәсе ачылды, дип хәбәр итә IslamNews сайты. Моңа кадәр дивизион территориясендә православие дин вәкилләренең гыйбадәт бүлмәсе бар иде. Хәрби часть җитәкчелеге, дивизионда мөселман егетләре дә хезмәт итүен исәпкә алып, мөселманнар өчен дә намаз бүлмәсе булдырырга карар кылган.
Намаз бүлмәсе 2,5х2,5 метр мәйданлы корылмадан гыйбарәт. Анда тәһарәт алу, намаз уку өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Уфадагы Үзәк диния нәзарәте мөфтие Ринат Раев сүзләренчә, әлеге намаз бүлмәсе күптән кирәк булган. Чөнки дивизионда Дагыстан, Башкортстан, Саратов өлкәсе һәм башка төбәкләрдән шактый мөселманнар хезмәт итә икән.
Чиләбе өлкәсе мөселманнары соңгы арада шактый активлашты. Мисал өчен, Чиләбе шәһәрендә көзгә яңа мәчет ачылачак. Шулай ук Түбек, Куса, Аша, Златоуст, Реутово шәһәрләрендә дә яңа мәчетләр төзелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык