Урмай авылында - «ART-MEDXIA» фестивале

23-24 августта Чуашстанның Урмай авылында «ART-MEDXIA» дип аталган фольклор һәм эстрада җырлары фестивале булачак. Әлеге фестиваль Рамазанга багышланачак. «ART-MEDXIA» мөселман җыр сәнгатен

БӘЙЛЕ
2010 Июл 28

23-24 августта Чуашстанның Урмай авылында «ART-MEDXIA» дип аталган фольклор һәм эстрада җырлары фестивале булачак. Әлеге фестиваль Рамазанга багышланачак.

«ART-MEDXIA» мөселман җыр сәнгатен үстерү максатыннан оештырыла. Төбәкара дуслыкны ныгыту, мөселман татарларның иң матур йола-гадәтләрен саклап калу да чараның төп максатлары булып тора.  

Конкурсның төп шарты - җырлар ислам тематикасында булырга тиеш. Дини темага җырлар татар халкында мөнәҗәт, дип атала. Соңгы елларда дини нәшидләр дә җырлана башлады. Әлеге фестиваль мөнәҗәт, нәшид жанрларын тагын да үстерү, җәелдерү максатыннан үткәрелә.

Чараны Чувашия Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Комсомольски районы хакимияте, Комсомольски балалар сәнгать мәктәбе, Урмай авыл җирлеге оештыра. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән музыка төркемнәре, җырчылар катнаша ала. Жюри сыйфатында танылган сәнгать белгечләре чакырылачак.

Катнашырга теләүчеләр 89063857939, (83539) 5-14-65, 34-1-61, 34-2-54 телефоннары аша элемтәгә керә ала.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе