«Солидарность» хәйрия фонды Рамазан ае алдыннан хәйрия белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен «Зәкать» акциясен башлап җибәрде. Әлеге чара турында Zakyat.com сайтында тулырак укырга мөмкин.
Ураза вакытында мөселманнар кергән керемнән зәкать тапшыра. Ул ятимнәргә, мохтаҗларга, бирелә. Әлеге яңа сайт ярдәмендә мөселманнар акчаларын чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә бирә алачак.
«Рамазан - изгелекләр кылу ае. Сезнең ярдәм белән без күбрәк мохтаҗларга ярдәм итәргә телибез. Һәр бүләк, акчаның һәр тиене үз хуҗасын табачак. Зәкать түләү ислам өммәтендәге ярлылык, мохтаҗлыкны киметергә ярдәм итәр», - дип язылган фондның сайтында.
«Солидарность» хәйрия фонды ятимнәргә, мохтаҗларга, ярлыларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр берсе дә игътибарсыз калмый. Яңа сайт оештырып җибәреп, фонд ярдәм ителгән кешеләрнең санын тагын да арттырырга исәпли.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык