Америка Кушма Штатларының Лехай Вэлли мөселман берләшмәсе мөселманнар арасында футбол буенча чемпионат оештырырга ниятли. Чемпионатта илнең төньяк-көнбатышы өлешендә яшәүче мөселманнар катнаша алачак. Шул рәвешле төрле мөселман оешмаларында оешкан «Лехай Вэлли», «Әль-Әхәд Юнайтед», «Нью-Йорк Джаффери», «Лонг-Айленда» (Нью-Йорк) командалары үзара көч сынашачак. Турнир 7 августта башланачак, дип хәбәр итә «ABNA».
«Әлеге турнирны оештыруыбызның максаты - мөселман оешмалары үзара аралашып яшәсен иде. Элемтәләр булдырып, алга таба аралашып яшәү өчен мондый төр чаралар үткәрү кирәк. Ислам турындагы ямьсез имеш-мимешләрне бетергә вакыт», - ди бу уңайдан әлеге чараны оештыручыларның берсе Шелина Кермалли.
Чемпионатта катнашучы уенчылар 18 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Турнирны оештыручыларның тагын берсе Мөхәммәд Хку сүзләренчә, мондый шартлар ярышның җитди булуын күрсәтә. Бу үзенә күрә мөселманнар өчен кечкенә генә олимпия уеннары булып чыга инде. «Бергә җыелу, аралашу, дуслашу - бик яхшы әйбер. Безне бит уртак дин берләштерә», - дип әйтә әлеге матчта төп хөкемдар булачак Айман Мостафа.
Футбол чемпионаты кысаларында хәйрия ярминкәсе дә үткәреләчәк. Әлеге ярминкәдән җыелган акча ятимнәргә ярдәм итү фондына тапшырылачак, дип хәбәр итә «Ислам.ру».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык